Советлар Союзы Геройлары

Агзам Валиев

Агзам Валиев

Әгъзам Вәлиев - һава сугышлары каһарманы

Әгъзам Җиһанша улы Вәлиев — очучы, Советлар Союзы Герое, авиация полковнигы.

Бала чагы һәм хәрби юл башы

  • 1919 елның 10 апрелендә Чистай районы Каргалы авылында туа.
  • 1937 елдан – Ташкентта, заводта слесарь булып эшли, шундагы аэроклубта шөгыльләнә.
  • 1938 елда Кызыл Армиягә чакырыла, 1940 елда Оренбургта очучылар әзерләү курсын тәмамлый.

Бөек Ватан сугышы

Әгъзам Вәлиев 1941 елның июненнән фронтта:

  • Мәскәү өчен сугышларда (И-15, И-153 очкычларында);
  • Украина, Румыния, Чехословакия азат итүдә катнаша
  • 179 нчы авиаполкның эскадрилья командиры (Як-1, Як-9 очкычларында) була.

Батырлыклары:

  • 501 мәртәбә һавага күтәрелә
  • 25 һава сугышында катнаша
  • 4 дошман очкычын - шәхсән үзе, 3 сен төркем составында бәреп төшерә

Украинаны, Румынияне, Молдавияне, Венгрияне, Австрияне, Чехословакияне азат итәүдә катнаша.

Сугыштан соңгы тормышы

  • 1946 елның 15 маенда Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
  • 1952 елда Хәрби-һава академиясен тәмамлый.
  • 1971 елда полковник дәрәҗәсендә отставкага чыга.
  • Архангельскида яши, шунда 1986 елда вафат була.

Бүләкләре:

  • Советлар Союзы Герое исеме белән бергә “Алтын Йолдыз” медале (1946)
  • Ленин ордены
  • Кызыл Байрак ордены
  • Ватан сугышы ордены
  • Кызыл Йолдыз ордены

Хәтер

  • Чистай шәһәрендә урам аның исемен йөртә
  • Каргалы авылында истәлек тактасы урнаштырылган

Әгъзам Вәлиев — күктә җиңү яулаган батыр якташыбыз!

Һава сугышларында ул күрсәткән батырлык - безнең горурлыгыбыз!