Һавада углерод диоксиды (СО2) булганлыктан, гади яңгыр суы яки кар аз кислоталы реакциягә ия. Әгәр кислоталылык табигый дәрәҗәдән артып китсә, кислоталы явым-төшемнәр ява. Аларның зарары шунда: алар сулыкларның кислоталылыгын арттыра, бу исә аларда яшәүче организмнарның үлеменә китерә, суга туфрактан кадмий, терекөмеш, кургаш эләгүгә булышлык итә. Кислоталы явым-төшемнәр аркасында агачлар һәлак була, туфракларның уңдырышлылыгы кими, корылмалар һәм металл конструкцияләр җимерелә.
Кислоталы явым-төшемнәр белән көрәшү ысулларының берсе – һәр предприятиедә чистарткыч корылмалар урнаштыру.