Табигать белеме

Татар Әхмәте сазлыгы

Татар Әхмәте сазлыгы

Татар Әхмәте сазлыгы – Әлки районындагы мәйданы 15 га территорияле ландшафтлы табигать истәлеге. Сазлык төньяктарак урнашкан Яңа Әхмәт авылы белән бәйле исем алган.

Сазлыкны урман күле әйләндереп алган. Һәр ягында каеннар һәм наратлар үсә. Ерак түгел Кече Чирмешан елгасы ага.

Татар Әхмәте сазлыгы торфлы. Бу аның сулары астында 20–30 см дан ким булмаган калынлыктагы торф (тулысынча таралып бетмәгән үсемлекләр) яшеренеп ята дигәнне аңлата. Бу билге сазлыкның элеккеге булуы турында сөйли.

Әйләнә-тирәдә 50 төрдән артык үсемлек очрый, шул исәптән Кызыл китапка кертелгәннәре: кәрлә каен, розмарин яфраклы тал, киң яфраклы мамыкбаш, яшел чәчәкле каешъяфрак, сазлык йод үләне. Татар Әхмәте сазлыгы – республикадагы Лёзел наратлыгын һәм таяксыман тубалакны күрергә мөмкин булган бердәнбер урын.

Ландшафтлы истәлек территориясендә гадәти булмаган хайваннардан ерткыч кош – шөпшәашар – һәм соры торна яши.


Чыганаклар:

http://oopt.aari.ru/oopt/Татарско-Ахметьевское-торфяное-болото

https://ru.wikipedia.org/wiki/Торфяное_болото

https://tatarica.org/ru/razdely/priroda/ohrana-prirody/tatarsko-ahmetevskoe-torfyanoe-boloto