Табигать белеме

Раифа дендробакчасы

Раифа дендробакчасы

Раифа дендробакчасы – Идел-Кама саклаулыгының бер өлеше ул. Дендробакча Садовый посёлогы янында урнашкан.

Дендрология бакчасы – агач үсемлекләр коллекциясе урнашкан территория ул, гадәттә ландшафтлы парк кебек эшләнелә.

Дендрология питомнигына 1921 елда Казан университеты профессорлары К. В. Войт, Н. К. Вехов һәм В. М. Боткевич инициативасы белән нигез салына. Бүгенге көндә коллекция составында төньяк ярымшарның уртача поясына хас булган агач үсемлекләрнең 530 дан артык төре һәм төрчәсе бар. Бу – Идел буендагы иң зур тупланма.

Коллекцияләүдән тыш, дендробакча экзотик үсемлекләрнең җирле киңлекләрдә исән калу мөмкинлеген сынау һәм югалып барган сирәк төрләрне үрчетү белән шөгыльләнә.

Раифа дендробакчасы дөньякүләм әһәмияткә ия: 2003 елдан ул Үсемлекләрне саклау буенча халыкара ботаника бакчалары советына керә.


Чыганаклар:

https://vkgz.ru/ru/object/dendrariy

http://komanda-k.ru/Татарстан/дендрарий-волжско-камского-заповедника-раифский

https://dic.academic.ru/dic.nsf/bse/83441/Дендрарий