Табигатьне саклау – кешенең табигатькә тискәре йогынтысын чикли торган чаралар комплексы. Бу төшенчәнең синонимы буларак еш кына «әйләнә-тирә мохитне саклау» төшенчәсе кулланыла.
Сәнәгать, авыл хуҗалыгы, энергетика һәм транспорт үсешенә бәйле рәвештә әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре кискенләште. Аларның йогынтысы кайчак шундый зур була, хатта табигый бергәлекләр инде мөстәкыйль рәвештә торгызыла алмый. Бүгенге көндә су һәм туфракны, һаваны, җан ияләрен һәм хәтта якын галәмне сакларга кирәк.
Соңгы гасырларда кеше эшчәнлеге аркасында 1000 гә якын хайван һәм үсемлек төре юкка чыккан, 2010 елда 6,5 меңнән артыгы юкка чыгу алдында тора. Шулай итеп, Татарстанның Кызыл китабына төрле җан ияләренең 612 төре кертелгән. Хайваннарның саны кимүенең һәм аларның алга таба юкка чыгуының төп сәбәбе – аларның гадәтләнгән яшәү урыннарын җимерү.
Кешелек табигатьне саклау буенча чаралар күрә, алар арасында:
1) атмосферага һәм сулыкларга пычраткыч матдәләр чыгару күләмен киметү;
2) бозылган җирләрне торгызу, урманнар утырту;
3) атмосфераны җимерә торган углерод диоксидын тотып алу һәм утильләштерү;
4) аеруча сакланыла торган табигать территорияләре (саклаулыклар, тыюлыклар) булдыру, хайван һәм үсемлекләрнең сирәк төрләрен үрчетү;
5) рациональ җитештерү һәм рациональ куллану принципларын тарату;
6) Табигатьне һәм төрләрнең күп төрлелеген саклау буенча 1971 елда кабул ителгән барлык килешүләрне үтәү;
7) табигатьне саклау буенча төрле глобаль, милли һәм региональ программалар (мәсәлән, Әйләнә-тирә мохитне күзәтүнең глобаль системасы, 1974 ел) булдыру;
Табигатьне саклауның нигезендә түбәндәге принциплар ята:
– профилактиклык (тискәре нәтиҗәләрне кисәтүгә юнәлтелә),
– комплекслылык (барлык чаралар да бер-берсе белән бәйле булырга, каршылыклы булмаска тиеш),
– һәр җирдә булу,
– территориаль дифференциальлек (җирлекнең үзенчәлекле шартлары игътибарга алынырга тиеш),
– фәнни нигезлелек.
Татарстанда табигатьне саклау буенча һәртөрле чаралар күрелә, моңа актив икътисадый үсеш ярдәм итә.
Татарстан Республикасында саклана торган табигать территорияләрен һәм акваторияләрне булдыру һәм аларга ярдәм итү эшчәнлеге аерым әһәмияткә ия. Аларның мәйданы 2016 елга 1670 квадрат км га (4 Казан шәһәре) тигез. Иң зурлары – Идел-Кама саклаулыгы һәм Түбән Кама милли паркы.
Татарстанның Кызыл китабын булдыру табигатьне саклау буенча мөһим чара була. Беренче тапкыр ул 1995 елда дөнья күрә, ә аннары, кертелгән үзгәрешләр аркасында, тагын берничә тапкыр яңадан бастырып чыгарыла.
Татарстан Республикасында табигатьне саклау функцияләре түбәндәге махсус дәүләт институтларына йөкләнгән: Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Урман хуҗалыгы министрлыгы, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Сәламәтлек саклау министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы, Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы. Болардан тыш, табигатьне саклау эшчәнлеген ТР буенча Табигатьтән файдалану өлкәсен тикшерү федераль хезмәт идарәсе, РФ Экология һәм табигать байлыклары министрлыгының ТР буенча Җир асты байлыкларыннан файдалану идарәсе һ.б. гамәлгә ашыра.
Татарстанда актив рәвештә фәнни-тикшеренү эшләре алып барыла. Аларны Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Идел-Кама саклаулыгы, «Түбән Кама» милли паркы алып бара. Эшчәнлеккә ТР Фәннәр академиясе Президиумы каршындагы Фәнни совет юнәлеш бирә.
Казан университетында 1969 елда СССР да беренче табигатьне саклау кафедрасы ачыла. Ул илдә беренче экология факультеты (1989) барлыкка килүгә башлангыч бирә. Кафедраны В. А. Попов җитәкли. Әлеге галим хөрмәтенә 2003 елда ТР Фәннәр академиясе, ТР Экология һәм табигать байлыклары министрлыгы һәм Казан университеты премиясе гамәлгә куела.
Табигатьне саклауга агарту эшчәнлеге ярдәм итә. Экологик белемнәрнең нигезләре белән мәктәп, техникум, югары уку йортларында таныштыралар.
Бөтен республика буенча табигать турындагы белемнәрне пропагандалау белән шөгыльләнүче оешмалар эшли. Мәсәлән, «Руфь» экология телерадиостудиясе (1998), «Региональная экологическая газета» (1999), Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыятенең Татарстан республика оешмасы, Татарстан Республикасының Яшьләр экологик хәрәкәте, республика «Яшел планета» балалар экологик хәрәкәте, «Табигать дуслары берлеге» балалар оешмасы һәм башкалар.
Табигатьне саклау буенча белемнәр һәм күнекмәләр алырга «Яшел Татарстан» һәм «Экологик көндәлек» проектлары ярдәм итәр.
Чыганаклар:
https://bigenc.ru/biology/text/2700174
https://tatarica.org/ru/razdely/priroda/ohrana-prirody/ohrana-prirody