Табигать белеме

Декабрист В.П. Ивашев утары паркы

Декабрист В.П. Ивашев утары паркы

Буа районында, Зөя елгасы ярында 4 га мәйданлы парк урнашкан. Аннан ерак түгел декабрист Ивашевның атасының нәселдән килгән утары – Ивашевка авылы – бар. Ивашев биредә үзенең балачак елларын үткәрә.

Парк шулай ук Ивашевларныкы була. Анда беренче агачлар XVIII гасыр ахырында ук утыртыла. Безнең көннәргә кадәр йөз чамасы борынгы агач сакланып калган. Алар арасында каеннар, наратлар, таллар һәм юкәләр бар.

Сөргеннән үзәк Россиягә кайтканда, декабристлар А.Н. Одоевский, В.Н. Лихарев, Н.Н. Лорер, М.А. Назимов, А.И. Черкасов бу утарда булып китә.

Парк 1987 елда сак астына алына.


Чыганаклар:

https://tatarica.org/ru/razdely/priroda/ohrana-prirody/park-imeniya-dekabrista-vp-ivasheva

http://oopt.aari.ru/oopt/Парк-имения-декабриста-ВГ-Ивашева

https://tatarica.org/ru/razdely/municipalnye-obrazovaniya/municipalnye-rajony/buinskij-rajon/ivashevka