«Иске тегермән» – Татарстанның Питрәч районындагы табигать тыюлыгы.
Тыюлык Иске Йорт авылы янындагы Мишә елгасының уң як авышлыгында урнашкан. 234 га мәйданны алып тора. 1991 нче елда булдырылган.
Табигый комплекска нарат, чикләвек, гөлҗимеш, сынучан эт шомырты һәм кошкунмаслардан торган урман участогы; Елантау һәм су баса торган болыннар керә.
Монда чын башмакчык, ике яфраклы казаяк, бөдрә лалә, бүре җиләге, җилпәзәк кылган кебек сирәк үсемлекләр очрый. Шулай ук тыюлык – сырлы сыртлы тритон, соры гөберле бака, бакыр кәлтә, гади елан өчен яшәү урыны. Үләт бөркете, зур бөркет, сапсан, әтәлге, лачын кош, яр чыпчыгы, сары корташар, яшел тукран – бу җирлектә яшәүче кошларның сирәк төрләре.
Чыганак:
https://tatarica.org/ru/razdely/priroda/poleznye-iskopaemye/staraya-melnica