Кичкетаң – Татарстанның Әгерҗе районындагы табигать тыюлыгы (1997 елдан). Өлешчә Иж елгасы үзәнендә, Кичкетаң авылыннан көнчыгыштарак һәм Кырынды авылыннан көньяктарак урнашкан.
Тыюлыкның мәйданы – 9800 га, бу – Казан шәһәренең мәйданыннан ике тапкыр артык. Территориянең зур өлеше урман белән капланган (1676 га).
Иж елгасы тамагы өлешендәге тугае һәм тугай өсте террасасы Түбән Кама сусаклагычы сулары астында калган. Бу күренеш Кичкетаң территориясенә дә кагыла. Шулай ук биредә елганың элеккеге агымы урыннарында барлыкка килгән күп кенә күлләр урнашкан. Сөзәклекләрнең итәкләрендә еш кына чишмәләр күрергә мөмкин.
Урманнар ылыслы һәм киң яфраклы агачлардан тора. Чыршылыклар һәм яшел мүкле урманлыклар аеруча киң таралган. Аларда куаклыклар сирәк, үлән капламы ярлы. Шулай ук зур мәйданнар чыршы, ак чыршы, имән, каен, өрәңге, юкә агачлары үсә торган урманнар белән капланган. Ком утырмалары киң яфраклы һәм йомшак яфраклы агачлар белән күрше булып үсүче наратлар өчен әйбәт. Сазлыкланган урыннарда кара зирек, бөдрә каен, тал агачлары очрый.
Урманнарның бер өлеше 1970 елларда киселә. Аларның урыннарына төрле үләнле болыннар барлыкка килә. Болын пейзажы ялгыз агачлар һәм зур булмаган утраучыклар белән җанланып китә.
Кичкетаң чикләрендә үсемлекләрнең сирәк төрләре – канлы бармактамыр, сарана лалә, сары төнбоек очрый.
Тыюлык күп кенә хайваннар өчен йорт булып тора. Монда яшәүчеләр: елга кондызы, Америка чәшкесе, ондатра, поши, кабан дуңгызы. Шулай ук биредә очып китүче (кайтучы) кайбер кошлар – аккошлар, казлар һәм үрдәкләр – тукталыш ясый.
Кичкетаңда очраган Кызыл китапка кергән кошлар (барлыгы 100 төр): зур күлбога, ысылдавык аккош, кыр карчыгасы, елга каракошы, чеглок, бытбылдык, соры торна, кечкенә яңгыр чыпчыгы, саескан-шөлди, зур улит, кызылаяк шөлди, шаркылдык акчарлак, саз ябалагы, чыпчык ябалагы, сары корташар, эрбетче.
Чыганак:
https://tatarica.org/ru/razdely/priroda/poleznye-iskopaemye/kichke-tan