Табигать белеме

Кирәмәт

Кирәмәт

Кирәмәт – Яңа Чәке урман-даласы, Чүпрәле районындагы ландшафтлы табигать истәлеге ул.

Кирәмәт – Идел буе халыкларында матурлыгы буенча үзенчәлекле һәм шуңа күрә изге булган урынны аңлаткан сүз. Мондый урыннарда мәҗүсиләр табигать рухларына табынган.

Моннан ерак түгел Яңа Чәке авылы урнашкан, истәлекнең икенче атамасы шуңа бәйле.

Кирәмәтнең дала өлешендә үләнчел үсемлекләр һәм куаклыклар сакланып калган, урман исә гади наратлардан һәм сабакчалы имәннәрдән тора. Көнбатышта Маклауш елгасы (Олы Яклы елгасы кушылдыгы) ага.

Кирәмәт кебек җирләрнең күпчелек өлеше сөрелгән булганлыктан, әлеге урман-дала аерым әһәмияткә ия: ул Татарстан өчен сирәк экосистема булып тора. Биредә, мәсәлән, кыйммәтле үсемлекләр – ярабай яфраклы тубылгы, Герман буяу куагы, утчәчәк, ромашкасыман кашкарый, киң яфраклы йод үләне – очрый.


Чыганаклар:

https://tatarica.org/ru/razdely/priroda/ohrana-prirody/keremet

http://komanda-k.ru/Татарстан/ново-чекурская-лесостепь-кереметь