Табигать белеме

Биләр шәһәрлеге

Биләр шәһәрлеге

Биләр шәһәрлеге – борынгы Биләр шәһәренең калдыклары ул. Галимнәр фаразлавынча, ул XI-XII гасырларда Идел-Чулман буе Болгар дәүләтенең башкаласы яки әһәмияте буенча Болгардан соң икенче урында торган шәһәр була. Беренче тапкыр ул 1164 елда Чирмешән елгасы буендагы «Бөек шәһәр» буларак телгә алына. Безнең көннәрдә шәһәрлектән ерак түгел Биләр авылы (Алексеевск районы) урнашкан.

Биләр шәһәре ныгытма белән дә, чокырлар белән дә, туфрак өемнәре белән дә ныгытылган була, ләкин бер генә корылма да сакланып калмый. Әмма археологик казу эшләре кайбер биналарның хәрабәләрен ачарга ярдәм итә. Тикшеренүләр буенча, шәһәрнең мәйданы 374 гектарны тәшкил иткән.

Биләр ныгытмасы территориясендә башка корылмалар арасында кайчандыр мәчет тә була. Шунысы кызык: ул Болгарда мәчет төзү өчен үрнәк булып тора. Таш бина диварларының, манараларның калдыкларын, ХХ гасырның 70 елларында биредә эшләгән археологлар аркасында, бүген дә күзәтергә мөмкин.

Биләр шәһәрен беренче тикшерүләр XVIII гасырда ук уздырыла һәм бүгенге көндә дә дәвам итә.


Чыганаклар:

https://tatarica.org/ru/razdely/istoriya/srednie-veka/goroda-slobody/bilyar

https://islamology.ru/content/билярское-городище/