Геологик истәлекләр – җир байлыкларына яки җирдә бара торган процессларга бәйле объектлар ул. Геологик истәлекләр зур фәнни кызыксыну уята.
Тау токымнарының сирәк очрый торган чыганаклары, геологик киселешләр, минерал тупланмалары, убылмалар һәм мәгарәләр, борынгы эшкәртү калдыклары – болар барысы да геологик истәлекләр дип атала.
Татарстанның геологик истәлекләре Казан университеты, Казан педагогика һәм Геология институтлары галимнәре тарафыннан актив рәвештә өйрәнелә. ХХ гасыр азагына 65 кыйммәтле табигый объект билгеләнә һәм тасвирлана. Татарстанның 15 истәлеге халыкара дәрәҗәдәге әһәмияткә ия, аларның бер өлеше Бөтендөнья геология мирасы исемлегенә керә.
Геологик табигать истәлекләре закон белән саклана: аларның саклануына зыян сала торган, табигать объектларын өйрәнүгә бәйле булмаган теләсә нинди эшчәнлек катгый тыела.
Чыганак:
https://tatarica.org/ru/razdely/priroda/ohrana-prirody/geologicheskie-pamyatniki-prirody