Фәхри яры – Яшел Үзән районындагы Питиял елгасы үзәненең сул яры сөзәклегендә урнашкан ерым һәм сызалар системасы ул.
Ерымнар төбеннән инеш ага, җәен ул кибә. Сөзәклекләрдә имәннәр, юкәләр, каеннар һәм усаклар үсә. Беренче карашка, мондый урын табигый булып күренергә мөмкин, ләкин ул кеше тарафыннан ясалган. Фәхри ярының сөзәклекләре кайчандыр җимерелә торган булган, шуңа күрә 1970 елларда ясалма рәвештә урман утыртылган. Бу туфрак эрозиясенә каршы көрәшнең мисалы.
1981 елдан Фәхри яры Татарстанның табигать истәлеге булып тора.
Чыганаклар:
https://tatarica.org/ru/razdely/priroda/ohrana-prirody/fahri-yary