Табигать белеме

Татарстан демографиясе

Татарстан демографиясе

Демография – грек сүзе, ул «халыкны тасвирлау» дигәнне аңлата.

Татарстанда 3,8 миллионнан артык кеше яши. Аларның күп өлеше – шәһәр халкы: 76,8%. Республиканың иң күп халыклы шәһәре – башкаласы Казан. Анда 1,2 миллионнан артык кеше яши!

Татарстан Республикасы күп кенә милләтләр өчен йорт булып тора. 173 милләт арасыннан иң күпсанлылар – татарлар, руслар, чувашлар, удмуртлар, мордвалар, марилар, башкортлар һәм украиннар. Мәдәниятләрнең күптөрлелеге – безнең якның байлыгы.


Чыганак:

https://tatarstan.ru/about/population.htm