Табигать белеме

Табигать елъязмасы

Табигать елъязмасы

Табигать елъязмасы – саклаулыктагы табигатьнең торышы турында мәгълүмат белән даими рәвештә тулыланып барган документ ул. «Табигать елъязмасы» китабы ел саен бастырып чыгарыла.

Елъязманы төзү эше, мәсәлән, Идел-Кама саклаулыгында алып барыла. Беренче язма 1962 елга карый. Документ экосистемалардагы үзгәрешләрне билгеләргә һәм шулай ук кеше катнашыннан башка табигатьнең нинди булырга тиешлеген күзалларга мөмкинлек бирә.Язмалар нигезендә табигатьне саклау ысуллары эшләнә.

Документка флора һәм фауна, һава торышы һәм физик-географик шартлар турында белешмәләр кертелә.

1990 еллардан елъязманы төзүгә цифрлы технологияләрне куллану ярдәм итә.


Чыганак:

https://tatarica.org/ru/razdely/priroda/ohrana-prirody/letopis-prirody