Шайтан каласы – археология истәлеге. Икенче атамасы – Алабуга шәһәрлеге. Бу Х-ХVI гасырларга караган болгар ныгытмасы калдыклары.
Идел буе Болгары – Х-XIII гасырларда Идел буенда яшәгән дәүләт. Аның башкаласы Болгар шәһәре була.
Шәһәрлек Алабуга шәһәреннән ерак түгел Туйма елгасының уң ярында урнашкан. 400 м2 мәйданлы, дүрт манаралы таш ныгытманың калдыклары шәһәрлекнең көнчыгыш өлешендә әле дә күренеп тора. Ныгытма Х гасырда Болгар бәге тарафыннан төзелгән дип фаразлана. Моннан тыш, саклану өчен, өч рәт туфрак өемнәре һәм тирән канаулар эшләнгән була. Безнең көннәргә кадәр бары тик җиде метрдан артык биеклектәге бер цилиндрсыман манара гына сакланып калган.
Алабуга шәһәрлегенә XVIII гасырда ук игътибар бирелә, ә XIX гасырдан анда казу эшләре алып барыла башлый. Табылдыкларның төп массасы Болгар чорына карый, әмма кешеләрнең биредә безнең эрага кадәр үк яшәгәнлекләрен раслый торганнары да табыла.
Шәһәрлек янында кешеләр яшәгән һәм эшләгән һөнәрчеләр бистәсе дә була. Кама сәүдә юлында урнашканлыктан, бу Урта гасырлар шәһәре сәүдә ягыннан һәм административ әһәмияткә ия була.
Чыганаклар:
https://ru.wikipedia.org/wiki/Елабужское_городище
https://ru.wikipedia.org/wiki/Волжская_Булгария
https://tatarica.org/ru/razdely/istoriya/srednie-veka/goroda-slobody/elabuzhskoe-gorodishche