Табигать белеме

Акташ упкыны

Акташ упкыны

Акташ упкыны – Дала Зәе елгасы үзәнлегендә урнашкан карст күле (Әлмәт районы).

Акташ упкыны чагыштырмача күптән түгел, 1939 елда барлыкка килә. Су асты сулары йомшак токымнарны (известьташ, доломит һәм гипслар) юа, нәтиҗәдә куышлык хасил була. Соңрак аның гөмбәзе җимерелеп төшә. Упкынның баштагы биеклеге – 52 метр, диаметры 5 метрга кадәр була, әмма соңыннан биеклеге кими, ә диаметры арта.

Хәзер 35 метрлы упкын төбендәге күлнең тирәнлеге – 15м. Күл җир асты сулары белән туена, аның суы бик чиста, үтә күренмәле, минералларга бай.

1978 елдан Акташ упкыны Татарстанның табигать истәлеге булып санала башлый.


Чыганак:

https://tatarica.org/ru/razdely/priroda/relef/aktashskij-proval