Экология

Экологик иминлек

Экологик иминлек – ул табигый мохиткә һәм халык сәламәтлегенә зыян килү куркынычы булмаган хәл.

Экологик куркынычлар эчке һәм тышкыга бүленә. Дәүләт өчен тышкы экологик куркынычларның мисаллары түбәндәгеләр: башка илдән чик аша зарарлы матдәләр күчерү; климатның глобаль үзгәрүе; озон тишекләре; дәүләт территориясендә агулы, радиоактив һәм башка төр калдыкларны таркату. Әгәр экологик куркыныч бер дәүләттән икенчесенә янаса, бу экологик агрессия дип атала.

Эчке экологик куркынычлар эчке сәясәт һәм дәүләт эшчәнлеге белән бәйле.