Экология

Урманнарны янгыннан авиацион саклау

Урманнарны янгыннан авиацион саклау – урманнарны, авиация чаралары кулланып, янгыннан саклау.

Россиядә урманнарны авиацион саклау 1922 елда барлыкка килгән, ул вакытта беренче тапкыр аэрофотога төшерү, урманнарның коруын теркәү, урман-чимал базаларын һәм агач ташу юлларын тикшерү һәм ачыклау өчен самолётлар файдаланыла. Урманнарны янгыннан саклау төп 3 блокны үз эченә алган катлаулы чаралар системасы булып тора: урман янгыннарын кисәтү, урман янгыннарын сүндерү, янгыннан соң урманнарны тернәкләндерү.

Урманнарны саклау һәм яклау буенча авиация эшләре түбәндәгеләрне үз эченә ала: авиацион патрульлек итү, урман янгыннарын сүндерү, һава транспорты белән урман янгыннары формированиеләрен, янгын сүндерү техникасын һәм җиһазларын, янгынга каршы кирәк-яракларны һәм инвентарьны урман янгынын сүндерү урынына китерү һәм кире кайтару.