Экология

Антропоген фактор

Антропоген фактор

Антропоген фактор – кешенең һәм аның эшчәнлегенең организмнарга, биогеоценозларга, ландшафтларга, биосферага ясаган йогынтысы. Факторлар турыдан-туры, турыдан-туры булмаган һәм комплекслы була.

Турыдан-туры йогынты ясаучы факторлар – кешенең табигатькә йогынты ясарга сәләтле озак булмаган эшчәнлеге ул (транспорт юллары салу өчен урманнарны кисү, елга һәм күлләрне киптерү, ГЭС төзү өчен аерым җир участокларын суга батыру һ.б.).

Турыдан-туры булмаган факторлар – бу озакка сузылган характердагы тыкшыну, ләкин аның зыяны азрак беленә һәм вакыт узу белән генә сизелә (сәнәгать үсеше һәм нәтиҗәдә чыккан төтен, радиация, туфрак һәм суларның пычрануы).

Комплекслы факторлар – бу беренче ике факторның кушылмасы. Алар бергә әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясый (ландшафтны үзгәртү һәм шәһәрләрне киңәйтү имезүчеләрнең күп төрләренең юкка чыгуына китерә).

Антропоген факторларны физик, биологик, социаль факторларга бүләргә мөмкин.

Физик факторларга автотөзелеш, авиатөзелеш, тимер юл транспорты, атом электр стацияләренең үсеше керә.

Биологик факторлар үз эченә авыл хуҗалыгы үсеше, үсемлекләрнең булган төрләрен модификацияләү һәм хайван токымнарын яхшыртуны ала.

Социаль факторларга халык күплеге, сугышлар керә.

Соңгы дистә елларда антропоген факторларның тәэсире кискен артты, бу глобаль экологик проблемалар барлыкка килүгә китерде.