Экология

Альтернатив ягулык төрләре

Альтернатив ягулык төрләре – күпкә кыйммәтрәк һәм дефицит ягулык төрләренең энергетик ресурсларын куллануны киметә һәм алыштыра торган ягулык төрләре. Альтернатив ягулык төрләрен куллану углерод диоксидының CO2 атмосферага чыгарылу күләмен шактый киметә.

Альтернатив ягулык төрләренә мисаллар:

  • Файдаланылган майдан, рапс, пальма, хайван майларыннан җитештерелә торган гидрирланган үсемлек мае.
  • Рапс орлыгы, үсемлекләр, файдаланылган кулинария маеннан һ.б. эшләп чыгарыла торган биодизель ягулыгы. Биодизельны дизель ягулыгы белән кушарга яки чиста килеш кулланырга мөмкин.
  • Төрле чималдан алына торган биогаз. Әмма иң экологик ысул булып җирле чүп-чарны яки калдыкларны эшкәртү ысулы тора. Молекуляр составы буенча биогаз табигый газдан аерылмый, ләкин яңартыла ала, ә табигый газ казылма калдыкларыннан табыла.
  • Биоэтанолны шикәр камышы, бодай, кукуруздан алалар.

Альтернатив ягулык, үзенең төрлелегенә карамастан, эксперименталь ягулык булып тора. Шуңа күрә кулланучылар гадәти ягулык – дизель ягулыгы, бензин һ.б. куллана.