Экология

Организмнарның пычраткычларны туплавы

Организмнарның пычраткычларны туплавы – ул тере организмнарда, туклану процессында үзләштерелү нәтиҗәсендә, яшәү тирәлеген пычрата торган химик матдәләрнең туплану процессы. Чөнки озак вакыт эчендә ашалган азыкның күләме кулланучының массасыннан шактый артык, ә пычраткычлар бүлендекләр белән организмнан тулысынча һәр очракта да чыгарылмый. Экологик пирамиданың һәр киләсе баскычында пычраткычның күп тапкыр югарырак концентрациясе булдырыла.